Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

"Человек, любящий детей” әдәби сәгать

 Лев Толстой дөньяда иң танылган язучыларның берсе. Лев Толстой хикәяләр чын тормышта булган һәм автор уйлап чыгарган хикәяләрне берләштерә. Үз әсәрләрен Толстой төрле яшьтәге укучылар өчен яза балалардан алып җитлеккән кешеләргә кадәр. Язучының тууына 195 ел тулу уңаеннан  Яңгул китапханәсендә аның китаплары буенча “   Человек, любящий детей” әдәби сәгать үткәрелде. Балалар өчен ул  яхшы хикәяләр язган, алар җанны җылыта, тирә-юнь дөньясын аңларга һәм  үзендә уңай кешелек сыйфатларын үстерергә өйрәтә. Чара барышында укучылар  Л. Н.Толстойның балалар өчен язган әкиятләре, мәкальләре һәм  табышмаклары, повестьлары һәм хикәяләре белән таныштылар. Балалар шулай ук язучының биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр.