Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

«Сугыш елларының каһарман балалары»

2 февраль  Яңгул  авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» исемле Бөтенроссия акциясендә катнашты. «Сугыш елларының каһарман балалары» дигән батырлык дәресендә балалар 1941-1945 еллардагы сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән таныштылар. Аларга Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портноваларның батырлыклары турында сөйләнде. Шулай ук Борис Лавреневның “Разведчик Вихоров”китабыннан өзекләр укыдым һәм укучыларны разведчиклар һәм партизаннар турында язылган китаплар белән таныштырдым