Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Россия буйлап сәяхәткә"

Россия көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен "Россия буйлап сәяхәт" исеме астында тынычлык дәресе үткәрелде. Укучылар Россия дәүләтенең үткәне турында кыскача мәгълүмат белән интернет челтәреннән алынган видеоролик аша таныштылар. Россия иленең табигате, күпмилләтле халкы, мәдәнияте, әдәбияты турында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. "Күп укыган, күп белер" интеллектуаль викторинада катнашып классик һәм хәзерге заман язучылары иҗатларын исләренә төшерделәр.