Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Халкымның гореф-гадәтләре. Әрәпә"

“Халкымның гореф-гадәтләре.Әрәпә” исеме белән мәдәни сәгать башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар Сабантуй алдыннан үткәрелүче бүләк җыю йоласының борынгы бабаларыбызга барып тоташканын белделәр, кыскача бу йола турында мәгълүмат белән таныштырылганнан соң мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләре, авыл активы белән бергәләшеп авыл халкыннан бүләк җыюда катнаштылар. Бүләк җыю турында белдерү бирелгән көннән авыл халкы Сабантуй бәйрәменә бүләк белән бергә балаларга таратырга күчтәнәч тә әзерләп куя. Элек заманнарда бу йоланы ат җигеп, арбаны бизәп гармунда милли көйләр уйнап-җырлап үткәрсәләр, бүген заманага яраклашып машинага арба тагып, бизәп йөриләр. Иң беренче гармунга кушылып җырлап абый-апалар бара, барлык балалар арттан “Әрәпә” килгәнен белдереп кычкырп бараралар, бүләк-күчтәнәчләрне алгач барысы бергә рәхмәт әйтеп алга китәләр. Әрәпә җыю йоласы борынгыдан сакланып калып бүгенге көнгә килеп җиткән, Сабантуй бәйрәменә әзерлек булып тора.