Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Дустым китап - үзем шат"

“Дустым китап – үзем шат” исеме белән әдәби иртә Шеңшеңәр балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханә янында – бакчада үткәрелде. Балаларны бәйрәм белән котлаганнан соң өр-яңа китаплар белән таныштырылдылар. Татарстан китап нәшрияты ел саен нәни укучылар өчен зәвыклы кызыксындырырлык китаплар нәшер итә, китапханәләр һәрвакыт яңа китаплар белән тәэмин ителеп торалар. Балалар Йолдызның “Дельфинга хат”, Р.Вәлиевның “Безнең диңгез”, И.Юзеевның “Карбыз белән Фәрваз” шигырьләр китаплары, С.Сәүбәнованың “Йөзә торган утрау” исемле әкият китабы белән бик теләп таныштылар. Бу китаплардан кызыклы шигырьләр, әкиятләрдә өзекләр кычкырып укылды. Балар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.