Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китапханә - белем мәгарәсе"

"Китапханә - белем мәгарәсе" исеме белән әдәби тәнәфес Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Китапханәләрнең барлыкка килүе, аларның әһәмияте турында кыскача мәгълүмат бирелде. Г. Тукай, М. Җәлил, Р. Миңнуллин иҗаты буенча әзерләнгән әдәби лото уенында укучылар актив катнашты, сорауларга тулы итеп җавап бирделәр.