Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Һәрвакыт элемтәдә"

Татарстанда матбугат көне уңаеннан Шеңшеңәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен "Һәрвакыт элемтәдә" исеме астында матбугат белән танышу сәгате үткәрелде. Вакытлы матбугат басмалары укучыларын һәрвакыт дөньяда, илебездә, районда булган вакыйгалар белән таныштырып торалар. Кече яшьтәге китап укучылары "Салават күпере", " Сабантуй", "Непоседа" журналларын үз итсәләр, урта яшьтәге мәктәп укучылары "Ялкын", " Юный эрудит", "Сәхнә" кебек журналларны яратып укыйлар. Китапханәгә яздырылган "Казан утлары", "Гаилә учагы", " Сөембикә", "Идел", " Татарстан", "Чаян" журналларының да үз укучылары бар. "Мәгариф", " Гаилә һәм мәктәп" журналлары да укытучылар өчен ярдәмгә килә.