Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Без - бердәм, тату гаилә"

"Без - тату, бердәм гаилә" исеме белән тематик кичә 6 нчы сыйныф укучылары гаиләләре өчен үткәрелде. Чарага килгән гаиләләрне Гаилә көне белән котлаганнан соң, гаиләнең бәхете, ныклыгы, зирәклеге нигезләрен үз эченә алган күңелле сорау-биремнәрдән торган интеллектуаль ярыш үткәрелде. Гаиләләр бердәм булып һәр биремне җиренә җиткереп үтәделәр, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Очрашу уен-көлке, гаиләдә булган күңелле хәлләрне искә алу белән үрелеп барды. Чарада катнашкан гаиләләр күңелле ял итеп канәгать калдылар.