Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Окна Победы"

“Окно Победы” Бөтенрәсәй акциясенә кушылып Шеңшеңәр мәктәбе укучылары белән сыйныф бүлмәсе тәрәзәләре бизәлде. Чара барышында укучыларга әлеге акциянең кыйммәте аңлатылды. Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылаган көннәрдә бу Җиңүгә гомерләрен кызганмаган солдатларның якты истәлеген бүгенге буын Җиңү күгәрченнәре аша саклый, рәхмәт хисләрен җиткерә.