Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тукай моңы"

Шигъри нон-стоп китапханә битендә социаль челтәр кулланучылары өчен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан тәкъдим ителде. Китапханә укучылары Тукай иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Шагыйрьнең аеруча яраткан шигырьләрен укып видеоязма әзерләнде. Россиядә Гаилә елы уңаеннан, онлайн режимда “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре әниле –уллы Галиева Альбина һәм Камил башкаруында тәкъдим ителде.