Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Сугыш хәтере китапларда"

“Сугыш хәтере – китапларда” исеме белән кычкырып уку Самара өлкәсе балалар китапханәсе оештырган XV халыкара “Читаем детям о войне” акциясе кысаларында Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучыларга бу акция барлыкка килү тарихы, аның максаты турында аңлатылды. Укучылар сугыш чоры балалары турында, алар кылган батырлыклар турында китаплар белән таныштырылдылар. Акциядә катнашу өчен Константин Паустовский язган “Похождения Жука-носорога” хикәясе сайлап алынды. Укучыларга бу әсәрдән иң үтемле өлешләре кычкырып укылды, соңыннан бу хикәядә тасвирланган вакыйгалар турында әңгәмә үткәрелде.