Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Таныш та, таныш та булмаган табигать"

“Таныш та, таныш та булмаган табигать” исеме белән экологик сәгать 5-6 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. 15 нче апрель халыкара экологик белем көне буларак билгеләнеп үтелә. Яз көне җир өсте кардан ачылу белән тирә-юньне чистарту өмәләре башланып китә. Укучыларга “экология” төшенчәсе турында аңлатылды, алар табигатькә багышланган китаплар белән таныштырылдылар. Табигатьнең чисталыгы тулысы белән кешеләр кулында булуы һәм аны чистартуга караганда пычрануына юл куелмаса уңай нәтиҗәгә ирешеп булуы ассызыкланды. Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең сәламәтлеге дә табигатьнең чисталыгына бәйле булуы вакытлы матбугат басмаларындагы язмалар аша аңлатылды.