Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Сәнгать дөньясында маяк булып, мәңге яши, яшьни яшь Тукай!"

Нәфис сүз осталары  район бәйгесендә Шеңшеңәр филиалыннан Фатихов Әдел катнашты. Әдел шигырь сөйләргә бик ярата. Шигырьләрне ул дәү әнисе – китапханәче булып эшләгән Зәйтүнә апа белән бергә өйрәнә. Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Әдел “Таз” шигырен өйрәнгән иде. Шигырьне яттан сәнгатьле сөйләп видео төшерелде һәм нигезләмәдә күрсәтелгән электрон почтага катнашучы анкетасы белән бергә җибәрелде.