Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Бәхетле көнем"

Әдәби иртә Шеңшеңәр балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен язучы Самат Шакирның тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Күп әсәрләре патриотик темага багышланган язучының балалар өчен язылган “Яңгыр тамчысы” китабыннан табигатькә багышланган шигырьләре кычкырып укылды. Гаилә елы уңаеннан “Гөлле гаилә”, “Кырлай конфеты”, “Гөлүсә” шигырьләрен балалар аеруча яратып тыңладылар.