Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап иленә сәяхәт"

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен " Китаплар иленә сәяхәт" исеме белән библиографик дәрес үткәрелде. Укучыларга бу билгеле датаның килеп чыгуы турында презентация күрсәтелде. 2024 нче елда юбилей даталарын билгеләп үтүче балалар китаплары белән таныштырылдылар. Балалар китабы башка китаплардан үзенең бизәлеше, төсле рәсемнәре белән аерылып тора. Бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятында бик күп китаплар бастырыла, китапханәләргә җибәрелә. Укучылар бик күп китаплар арасыннан ничек итеп үзеңә кирәклесен сайлап алу кагыйдәләре турында, китапның нәрсә турында барганын белү өчен кайсы битендәге мәгълүматны җентекләп карарга кирәклеген белделәр.