Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китапларга яңа тормыш"

“Китапларга яңа тормыш” әхлакый тәрбия сәгате әле үзенең әһәмиятен югалтмаган иске китапларны ремо нтлау өчен үткәрелде. Кулдан-кулга йөреп күп укылучы кызыклы китаплар тиз таушала, каты тышлы булмасалар бигрәк тә. Укучылар өчен һәрдаим китапларны саклап тоту кагыйдәләре искә төшереп торыла. Өйгә укырга яздырып алганда да укучылар саклап тоткан очракта гына китапның озак вакыт хезмәт иткәнен беләләр. Китапларның бик таушалганнары гамәлдән чыгарыла, кызыклы дип табылганнары укучылар белән бергә дәвалана.