Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Күп укыган - күп белер"

"Күп укыган - күп белер" күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Бу күргәзмәгә төрле темаларны яктырткан китап, журналлар куелды. Һәр китап укучы үзенең кызыксынуларына кирәкле китапларны сайлап ала. Күргәзмәдә спорт, тарих, аш-су, матур булу серләре турында китаплар укучыларда кызыксыну уятты. Вакытлы матбугат басмаларының яңа саннары да укучыларны битараф калдырмады. Журналлардан укучылар көн кадагындагы яңалыклар, спорт, мәдәният, сәнгать һәм үзләрен кызыксындырган башка мәгълүматлар турында укый алдылар. Күргәзмә китапханәдә һәм мәктәптә тәкъдим ителде.