Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап - киңәшчем син"

“Китап – киңәшчем, син” исеме астында әдәби сәгать балалар китабы атналыгы кысаларында 4-6 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар китапның кеше тормышында уйнаган роле турында кыскача мәгълүмат белән таныштылар. Китапханә киштәләрендә тезелеп торучы китаплар арасыннан үзеңне кызыксындырган китапны ничек эзләп табарга, китапның нәрсә турында барганын ничек белергә икәнен аңыштылар. Китапның тышлыгы, аннотация, эчтәлеге аша китапның үзеңә туры киләме-юкмы икәнен ачыклау күнекмәләре алдылар. Китапханәдәге яңа китаплар, журналлар кече һәм урта яшьтәге балаларны үзенең тышлыгы, бизәлеше аша җәлеп итә. Ләкин шул ук вакытта кызыклы китапларның күп укылудан таушала башлаган булу мөмкинлеген дә ачыкладылар.