Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Аулак өйле үткәнем"

“Айлак өйле үткәнем” исеме белән утырма яшүсмер китап укучылар өчен китапханәдә үткәрелде. Укучылар бу кичә өчен татар халык киемнәреннән килделәр, татар халык уеннары кагыйдәләре белән якыннанрак таныштылар, күңелләренә хуш килгән “Йөзек салыш”, “Чукрак телефон”, “Капкалы” кебек уеннарны үзләре уйнап та карадылар. Бу кичә өчен махсус татар халкында киң таралган чиккән кулъяулык, сөлге, тәрәзә пәрдәләре, хуҗалыкта кирәге чыккан бәйләгән әйберләр  һәм башка кирәк-яраклар тутырылган кечкенә сандык та тәкъдим ителде. Укучыларның әбиләре-бабалары буш вакытларын ничек үткәрүләре турында Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” китабыннан өзек укылды. Бүгенге заман яшьләренең бергә җыелгач ни белән шөгыльләнүләре, буш вакытларын кайда уздырулары турында әңгәмә корылды.  