Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Музейларда - үткәнебез, киләчәккә - бүләгебез"

“Музейларда – үткәнебез, киләчәккә бүләгебез” исеме белән мәдәни экскурсия өлкән яшьтәге укучылар өчен Карадуган авылында урнашкан “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее”на оештырылды. Өлкән яшьтәге китап укучылар мәдәни чараларда бик актив катнашалар. Аларның көндәлек мәшәкатьләрдән ял итү урыны да клуб, китапханәдә үткәрелгән чаралар. Музейга экскурсия өлкәннәребез өчен 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә карата бүләк буларак та оештырылды. Музейда өлкәннәрне бик җылы каршыладылар, Муса Җәлил турында тәфсилләп сөйләделәр. Өлкән укучылар каһарман шагыйрь турында белгәннәреннән тыш бик күп мәгълүмат белделәр.

Себер тракты тарихы укучыларга аеруча да кызыклы булды. Чөнки Нижний Новгородтан Перьмь шәһәренә таба баручы Себер тракты Балтач районы авыллары Карадуган, Янгул, Шеңшеңәр аша да уза. Тыңлаучыга үзе яшәгән тирәлекнең тарихи үткәне якын, музей экспонатлары арасыннан да өлкән укучылар бала чаклары, яшьлекләрендә күргән, кулланган көндәлек-көнкүреш җиһазлары турында кызыксынып тыңладылар.