Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Ялкынлы журнал"

“Ялкынлы журнал” исеме астында вакытлы матбугат белән танышу сәгате яшүсмерләрнең иң яратып укый торган журналы “Ялкын”ның бастырыла башлавына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Укучылар журнал битләрендә үзләре яраткан кумирлары белән очрашалар, яшьлек дөньясы юлдашлары булган музыка, кино, шоу-бизнес яңалыклары белән таныша алалар. “Ялкын” журналының 100 еллык тарихында һәр заман яшүсмерләре өчен актуаль, кызыклы темаларны табып, башкаларны да кызыксындырырлык итеп тәкъдим ителүе, шуның белән үз янына якын дусларын, фикердәшләрен җыеп гел алга атлавы турында әңгәмә корылды.