Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Ватан терәге - ир егет"

"Ватан терәге - ир-егет" исеме астында батырлык сәгате Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелде.
Бүген, Украинада барган махсус хәрби операция башланганнан соң, илебез халкы, алгы сызыктагы солдатларыбызга мораль һәм материаль ярдәм өчен, янә берләште. Янәдән Ватан сагында торган солдатларыбызның батырлыклары турында шигырьләр, җырлар языла, тиз арада интернет челтәре аша таратыла башлады. Илебез халкы үзенең геройларын таный, белеп тора. Кызганычка каршы, сугыш корбаннарсыз булмый. Ватан алдында үз бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булучы районыбыз солдатлары турында презентация аша мәгълүмат биргәндә яшь китап укучыларда үз илең, аның батырлары белән горурлану хисе туды. Чарада катнашучыларга Ватанны