Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Бакчабыз - нәкъ гөлбакча"

Чәчәкләр яратмаган, аларны өйдә, бакчада үстермәгән хатын-кызлар сирәктер. Авыл йортларының ишегалларын, шау чәчәктә утырган бакчаларын күреп, күзләр сөенә. Хуҗабикәләр чәчәкләрне, җәй буе атып утырырлык итеп, төрләрен сайлап утырталар. Шулай иткәндә генә, бакчалар, кар эреп, җирләр ачылганнан алып, беренче кар төшкәнчегә кадәр шау чәчәктә була ала. Авылыбыз уртасында урнашкан мәдәният йорты бакчасы да җәй көне гөлбакчага әйләнә. Үзәк урамнан узучы һәркемнең күңеленә хуш килеп ерактан балкып утыра.