Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Һәйкәлләрдә чәчәк бәйләме"

“Свеча памяти”. “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылып авыл, уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәл янында 21 июнь көнне кич белән яшүсмерләр өчен батырлык сәгате үткәрелде. Авылыбыздан сугыш кырларына киткән сугышчыларның исемнәре һәйкәл ташларында мәңгеләштерелгән. Бу көн 82 ел элек булса да, халык хәтереннән онытылырга тиеш түгел. Яшь буынга әлеге сугыш китергән афәт турында китаплар, кинофильмнар аша аңлатыла. Яшьләр арасында дуслык, татулык, туганчыллык, туган илеңне ярату кебек патриотик хисләр тәрбияләнә.