Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Минута молчания"

Хәтер һәм кайгы көнендә бөтен Рәсәй буенча бер минутлык тынлык игълан ителде. 22 июньдә, 12:15 сәгатьтә. Очраклы түгел, чөнки 1941 елның 22 июнендә дә шул ук вакытта Советлар Союзы хөкүмәте халыкка фашистларның илебезгә басып керүе турында мөрәҗәгать белән чыга... Бөтен Россия буенча игълан ителгән “Минута молчания” акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булучы авылдашларыбызны һәйкәл янында искә алдык.