Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Канлы яшькә күмгән көн..."

Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1941 нче елнын 22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, тыныч, күк йөзе ап-аяз булган. Бу көнне, фашистлар Германиясе хөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башланган. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугыш… Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган. Бу уңайдан китапханәнең актив китап укучысы, "Ак калфак"лы Ризидә Гыйззәтуллина башкаруында Таһир Шәмсуаров шигыре тәкъдим ителә.