Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китапстан - җәйге китап уку марафоны"

"Китапстан" марафоны 1 нче июньнән 31 августка кадәр дәвам итә торган җәйге китап уку марафоны. Әлеге марафонда 6 яшьтән 12 яшькәчә укучылар катнаша ала.

Марафонның төп шарты булып көн саен китап укырга һәм юл күрсәткеч махсус брошюрада көн саен үтелгән юлыңны билгеләп бару тора.

2 нче сыйныфны тәмамлаган Миләүшә бу марафонга бик теләп кушылды. Җәй көне укырга вакыт булмый дип сәбәп табучылар Миләүшәдән үрнәк алыгыз. Китап уку теләге булса, урыны да, вакыты да табыла!

Башка укучыларга үрнәк булсын дип Миләүшәнең китап укыган фотларын урнаштырып Вк социаль челтәрендә язма урнаштырылды.