Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Өстәл уеннары - ул үсеш"

Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге комьютер заманында да алар популярлыгын югалтмый.  Өстәл уеннары интеллектны үстерә һәм характердагы мөһим сыйфатларны һәм тормыш күнекмәләрен  яхшыртырга булыша, бу, чыннан да, тормыштагы күп кенә очракларда файдалы була. Сабырлык, тәвәккәллек, мөстәкыйль карарлар кабул итү, шул ук вакытта җитезлек һәм алдан уйлап эшләү сыйфатлары.  Классик өстәл уеннары: шахмат, шашка, лото, домино, мозаика. Бүгенге көндә боларга яңа төрле уеннар да өстәлә бара. Һәркем үз күңеленә ошаганын сайлап ала. Бу уеннарның кагыйдәләре шактый гади, әмма аларның логик тирәнлеге күңелгә рәхәтлек бирә. Тагын да укучыларга мондый очрашулар аралашу, вакытны файдалы үткәрү мөмкинлеге дә бирә. Өстәл уеннары вакытны күңелле үткәрү чарасы гына түгел. Алар һәркемнең хәтерен яхшыртырга ярдәм итә. Җәйге эссе көннәрдә укучылар китапханәдә яраткан китапларын алырга килгәндә өстәл уеннарында катнашып рәхәтләнеп ял итеп тә китә алалар.