Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Россия - туган Ватаным"

12 июнь - Россия көне - яшь бәйрәм булып саналса да – меңъеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендәге күп милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән дәүләт көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Шеңшеңәр мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен тарихи сәяхәт - уен-викторина үткәрелде. Балалар Россия тарихы буенча төрле станцияләрдә белемнәрен сынадылар. "Россия флагы һәм гербы", "Россия гимны" тукталышларында дәүләт символлары турында сорауларга җавап бирсәләр, "Рус мәкальләре, рус табышмаклары, әкиятләре" тукталышында рус халкының халык авыз иҗаты буенча биремнәр үтәделәр. Ә инде "Иң күренекле руслар" тукталышында Россия тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, вакыйгалар турында белемнәрен күрсәттеләр. Укучыларның эшләре жюри тарафыннан бәяләнеп тиешле нәтиҗә ясалды.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе. Патриотик тәрбиянең максаты - бала күңеленә табигатькә, туган йортка һәм гаиләгә, ил тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт орлыклары салу. Бу эш мәктәптә үткәрелүче тәрбия сәгатьләрендә, китапханәдә үткәрелүче тарихи, патриотик сәгатьләрдә башкарыла, ә гаиләдә ныгытылып барылырга тиеш. Чөнки балалар үз Ватанының патриоты булсыннар, мәктәпне тәмамлаганда тормышка әзерлекле булып чыксыннар өчен җәмгыятьтә барган вакыйгаларга дөрес бәя бирергә, алган белемнәрен куллана белергә тиешләр.