Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әйдәгез Пушкинны укыйбыз"

Бөек рус язучысы А.С.Пушкинның туган көне һәм рус теле көне 6 июньдә билгеләп үтелә. Бу уңайдан Шеңшеңәр мәктәп яны лагерьга йөрүче балалар өчен әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар Пушкинның рус халкының бөек язучысы икәнен кече яшьтән үк белеп үсәләр. Язучы язган шигырь-әкиятләрне дә яратып укыйлар, яттан өйрәнәләр. Чарада балаларга әкиятләр һәм шигырьләр буенча кроссвордлар тәкъдим ителде. Җавапларны китаплардан эзләп кроссвордны уңышлы гына чишеп чыктылар. Республика күләмендә игълан ителгән "Пушкин нон-стоп" акциясенә кушылып яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр.