Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Халкымның йолалары. Әрәпә”

Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурлап “Сабантуй” бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмне зурлап үткәрү өчен авыл халкы да булыша. “Әрәпә” җыясы көн алдан билгеләнеп белдерү ясала. Барлык катнашучылар авылыбызның югары оч башына җыелып бизәлгән арбалы ат артыннан гармун моңнарына ияреп бәйрәмгә дип бүләк җыя башлый. Бүләк җыярга чыккан мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге хезмәткәрләре, авылыбыз активы һәр йорт янында тукталыш ясап,  хуҗаларның бүләкләрен зурлап кабул итеп рәхмәт әйтеп алга таба юлны дәвам итәләр. Бу чараны балалар аеруча көтеп алалар. Чөнки бүләк белән бергә йорт хуҗалары махсус балаларга дип тәмле күчтәнәчләр дә әзерләп куялар. Күп еллардан бирле югалмыйча сакланган борынгы йоланы яшь буын да югалтмыйча үзеннән соң килгән буынга тапшырыр дип ышанасы килә.