Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Дустым китап - үзем шат"

1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан мәдәният йорты бакчасында балалар өчен күңелле уеннар оештырылды. Балачак хәрәкәт, тизлек һәм биюләр ярата. Балалар хәрәкәтле күмәк уеннар, милли уеннар уйнадылар, төрле биюләрне бик теләп башкардылар, күңелле спорт уеннарында көч сынаштылар. Хәл алырга туктаган вакытта китапханәдәге яңа китапларны тәкъдим иткән "Дустым китап - үзем шат" әдәби аланында булдылар, каникул вакытында укырга дип кызыклыларын яздырып алдылар.