Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Балачак - мәңге истә калачак"

Җәйнең беренче көне - 1 нче июнь - балачак иленең иң матур бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне. Балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә башлый. Бу уңайдан китапханәдә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен әдәби аланда күңел ачу чарасы үткәрелде. Иң беренче балаларга 1 нче июнь көнендә старт алачак "Китапстан" марафоны турында мәгълүмат бирелде. Катнашучылар ике командага бүленеп, исем, девиз сайладылар, балачак мизгелләрен, дуслыкны чагылдырган рәсем һәм шигъри юллар белән бизәлгән плакат ясадылар. "Белем иленә сәяхәт" ясап интеллектуаль викторинада катнаштылар, өстәл уеннары уйнадылар.