Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Яшел фуражкалы дусларга"

Ел саен, 28 май көнне, чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.
Чик буе гаскәрләре көне яки Чик сакчылары көне Россия президентының 1994 елның 23 маендагы 1011 номерлы Указы белән «Россиянең һәм аның чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен торгызу максатларында» билгеләнгән.
Бәйрәм уңаеннан, авылдашыбыз, үз вакытында чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән, Нурулла Рахматулла улы Дәүләтшинның шәхси архивыннан фотолар һәм үзе язган җырыннан видеоролик ясалып киң катлау китап укучыларга тәкъдим ителде