Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Илебез тынычлыгы хакына"

Бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез туган якларына отпускага кайталар.
Махсус хәрби операциядән отпускага кайтучылар арасында авылдашыбыз Гайфиев Рамил Фәрит улы да бар.
Форсаттан файдаланып, Шеңшеңәр мәдәният йортында аның белән очрашу оештырылды.
Очрашуда укытучылар, мәктәп укучылары катнашты.Очрашу барышында ул укучыларга хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.