Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап, китапханә - могҗизалы дөнья"

Чарага килүчеләрне чәк-чәк белән каршы алып шигъри сәламнәр юлланды.   Укучылар "әдәби бакчада" 'Китапханә төне"ндә яраткан язучыларының әсәрләрен укыдылар, "Һәркем белергә тиешле әдәби әсәрләр" викторинасына бергәләп җаваплар эзләделәр. Форсаттан файдаланып китапханәдә үткәрелүче конкурсларда актив катнашкан укучылар Диплом белән бүләкләнде. Чарада катнашучы өлкән буын китап укучылар яшьлекләрен искә алып күмәк милли уеннар да уйнап алдылар. Халкым тарихында билгеле урын тоткан китап белән китапханәгә багышланган чара татарның сөекле шагыйре Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.