Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Эрудит-лото"

Укучыларны укытучы, мәктәп тормышы турындагы китаплар белән таныштыру, укытучы һөнәренә кызыксыну уяту, интеллектуаль уен аша укучыларның белемен, сәләтен үстерү; яңа китап-журналлар белән таныштырып җәйге каникул вакытында укырга теләк уяту максатыннан үткәрелгән чарада яшүсмерләр бик теләп катнаштылар.

Укытучылар турында язылган китаплар буенча төзелгән лотога җавапны бергәләп эзләделәр, төрле кызыклы биремнәрне үтәделәр, үзләре дә укытучылар дәрес аңлаткан кебек иптәшләренә карточкаларга яшерелгән билгесез сүзләрне аңлатып җавабын табарга булыштылар.