Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Гаилә - бәхет ачкычы"

15 нче май Халыкара гаилә көне уңаеннан, Шеңшеңәр авылында яшәп хезмәт куючы, авылның терәге булган гаиләләр турында фотоальбом тәкъдим ителде.

Барлык гаиләләрне дә бәйрәм белән котлау юлланды һәм гаилә архивларындагы истәлекле фотолар белән бүлешергә тәкъдим ясалды. Фотолар җыйналып беткәч коллаж ясалып видеоязмага урнаштырылды, темасына туры килгән җыр сайланды. Бу видеоязма онлайн режимда китапханә аккаунтына урнаштырылды һәм киң катлау китап укучылар хозурына тапшырылды. Гаилә көнендә үз гаиләләре белән авылыбызда гомер кичерүче башка гаиләләрнең дә фотоларын күрү һәркемдә горурлык, соклану хисләре уяткандыр.