Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Музейларда тарих чагылышы"

18 нче май Халыкара музейлар көне буларак билгеле. Бу уңаеннан, Ор мәктәп-бакчасы балалары өчен авыл клубында урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеена экскурсия үткәрелде. Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейлары әһәмиятле роль уйныйлар. Музейдагы кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша. Чыннан да балалар музейдагы тарихи ядкарьләр белән бик кызыксынып таныштылар, элек-электән халыкның көндәлек көнкүрешендә кулланылган җиһазлар турында күп мәгълүмат ала алдылар.