Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

«Әллүки» Төбәкара онлайн-фестивале

Татарстанның Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышлап, «Әллүки» Төбәкара онлайн-фестивале үткәрә.
Фестиваль 2023 елның 1-30 апрель көннәрендә уза. Анда Татарстанда яшәүче һәркем катнаша ала, яшь чикләве юк.
Тукайның берәр әсәрен яки әсәреннән өзекне укырга, театральләштерелгән күренеш тәкъдим итәргә яки Тукай шигыренә язылган җыр башкарырга мөмкин. Төрле телләрдә чыгыш ясарга ярый. Аларны видеога төшереп, «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга (#ӘллүкиЛениногорскаяЦБС хештегы белән тамгаларга) кирәк. Онлайн-фестивальдә катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк
Онлайн-фестиваль кысаларында китапханә аккаунтында Г. Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре тәкъдим ителде.