Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тукай белгечләре"

Тукай иҗаты үлемсез һәм иксез-чиксез. Ул татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгеннән аерылгысыз. Татар халык шагыйре Г.Тукай – әдәбиятыбыз күгендәге иң якты, иң кадерле шәхесләрнең берсе. 26 нчы апрель, татар халкының сөекле шагыйре - Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен интеллектуаль викторина үткәрелде. Укучыларга иң элек Г.Тукайның автобиографик хикәясе "Исемдә калганнар" һәм Ә.Фәйзи язган "Кечкенә Апуш" китабына күзәтү үткәрелде.  Язучының әкият-шигырьләре буенча әзерләнгән сорауларга укучылар китаплардан җавап эзләделәр. Тукай иҗатының байлыгына тагын бер кат инандылар.