Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Күңелләрдә Тукай моңы"

Апрель ае - Тукай ае. Ул - бөек шагыйрьне тудырган ай. Татар халкы үзенең җырчы улын һәрчак күңел түрендә тота. Бу айда күп төрле чараларның уздырылуы - шуның ачык мисалы.

Габдулла Тукай үзе исән вакытта ук, халкының мәхәббәтен казанган. Шагыйрь һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырган. Аның шигырьләре бүген дә актуаль темаларны күтәреп чыга. Балаларга һәм яшүсмерләргә туган якның матурлыгын күрергә, туган телнең аһәнең тоярга, ата-ананың кадерен белергә өйрәтә.

"Күңелләрдә Тукай моңы" шигъри нон-стоп шагыйрьнең тууына 137 ел тулу уңаеннан үткәрелде һәм онлайн режимда киң катлау китап укучыларга тәкъдим ителде.