Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әкият аланында"

Бала өчен әкият - ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкиятләр аша балалар яхшылыкка , батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкырлыкка өйрәнәләр.

Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый. Аның әсәрләрен балалар аеручы яратып укыйлар, ятлыйлар, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Шеңшеңәр балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен Г. Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкияте кычкырып укылды. Балалар бик игътибар белән әкиятне тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Үзләре дә Г.Тукай әкият-шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, өзекләрне уйнап күрсәттеләр.