Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Сәнгать дөньясы”

Татарстанда сынлы сәнгать үсешенә Казан сәнгать мәктәбе зур өлеш кертә. Нәкыш осталары Бакый Урманче, Харис Якупов, Абрек Абзгильдин, Канәфи Нәфыйков һәм башка бик күп нәкыш осталары, рәссамнар, скульпторлар, театр сәхнәләрен бизәүчеләр танылу алалар һәм зур уңышларга ирешәләр. Бу дәвердә жанр һәм стиль төрләре арта, яңа иҗади юнәлешләр пәйда була, татар милли сәнгате үсеш ала. Бу язмада телгә алынган һәм башка танылган сәнгать әһелләре турындагы китапларга обзор үткәрелде.