Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Яктылык таратучы учак”

"Сәхнә" журналының апрель ае санында, Габдулла Кариев театрының 35 яшьлек юбилее уңаеннан, бик бай эчтәлекле язма урнаштырылган. Авылдашыбыз, Казан театр училищесын тәмамлаган, Илсаф Нәҗиповның Г. Кариев театрында хезмәт юлын башлап җибәрүе күпләргә мәгълүм. Димәк, театр турында язма да киң катлау интернет кулланучылар өчен кызыклы булачак. “Сәхнә” журналының апрель ае санына күзәтү үткәрелде. Моның белән укучыларга вакытлы матбугат басмалары белән танышырга этәргеч бирелде.