Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Саулык гомерлек булсын!"

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Борын-борыннан халыкта “Тазалык - зур байлык” дигән алтын сүзләр юкка гына әйтелмәгән. Бу сүзләрнең кешенең физик һәм әхлаки саулыгына бәйле икәнлеген беркем дә кире какмас. Хәрәкәт активлыгына ирешү өчен физик күнегүләр белән шөгыльләнү, организмыңны чыныктыру, зарядка ясау мөһимлеген онытмаска кирәк. Смартфон, компьютер, телевизорга мөкиббән киткән бүгенге балалар өчен бигрәк тә. Сәламәтлек көне уңаеннан укучы балаларга “Саулык гомерлек булсын” исеме астында уен-викторина үткәрелде. Укучылар сәламәтлек нигезен тәшкил иткән төп факторлар белән таныштылар. Сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. Балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнатылды.