Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Йолаларны барлап..."

“Йолаларны барлап...” исеме астында фольклор кичәсе Шеңшеңәр төп мәктәбе 6-8 сыйныф укучылары өчен сыйныф җитәкчеләре белән берлектә үткәрелде. Бу чара безнең әби-бабаларыбызның яшьлектә күңел серләрен, тәүге хисләрен чит-ятлардан саклаган “Аулак өй” күренешен үсеп килүче яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелде. Кызганычка каршы, әби-бабайлар кебек такмак әйтешеп, җырлашып утырулар, кул эшләре белән шөгыльләнүләр тарихта гына калды. Халкыбызның күп гасырлык гореф-гадәтләрен, йолаларын бүгенге көн яшьләренә җиткерү аларның ихлас күңелле, инсафлы, тәрбияле булып үсүләре өчен кирәкле гамәлдер. Укучыларга аулак өйләрдә яшь-җилкенчәкнең ничек күңел ачуы уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү, “йөзек салыш” уены аша җиткерелде. Бу кичәдә алар үзләре бик теләп уйнап-җырлап күңел ачтылар. Кем белә, бәлки, тарих тәгәрмәче яңадан әйләнеп кайтыр да, көннәрдән беркөнне яшьләребез яңадан аулак өйләргә җыелыр, борынгы булмаса да, үз җырларын җырлар, үз такмакларын әйтешер...