Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"И, сабыйлар, тыңлагыз сез"

Балаларның рухи һәм тел байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле зур әһәмияткә ия. Барлык яшьтәге кешеләр өчен дә китап белем чишмәсе хезмәтен үти, тормышны таный һәм бәяли белергә, иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм табигать күренешләре законнарын аңларга өйрәтә. Әкият-шигырь китапларын сәнгатьле итеп укып кечкенә балаларда туган телебезгә, китапка мәхәббәт уяту, тел байлыгын, дөньяны күзаллауларын арттыру максатыннан Шеңшеңәр балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кычкырып укулар үткәрелде. Балалар яңа китап-журналлар белән таныштылар, уен мәйданчыгында бергәләшеп рәсемле китапларны "укыдылар" (карадылар).