Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап - серле дөньяга тәрәзә"

"Китап - серле дөньяга тәрәзә" исеме астында китап күргәзмәсе дуньякүләм XXIII #әдәбимарафон бәйгесенә катнашучы китап укучылары өчен тәкъдим ителде.
Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булырсың. Моның бер чарасы — китап уку. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә: Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә дип санала. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия булуны исәпкә алып күргәзмәгә куелган китапларга обзор ясалды.