Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Җиңү юллары буйлап..."

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 2023 елның май аенда 78 ел тула. Күп еллар үтсә дә, бу сугышта алган яралар әле дә сыкрап тора диләр. Кызганычка каршы, безнең Шеңшеңәр авыл җирлеге биләмәсендә бүгенге көнгә бер генә сугыш ветераны калмады. Бу батырларның исемнәре һәйкәл ташларына уеп язылган. Тыл ветераннарының сафы да елдан ел сирәгәя. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңү тарихы белән якыннанрак таныштыру, кызыксыну уяту, туган илең һәм аның батырлары белән горурлану хисләрен тәрбияләү максатыннан батырлык сәгате үткәрелде. Катнашучылар китаплардан Советлар Союзы Геройлары Газинур Гафиятуллин, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова турында мәгълүмат белән таныштылар. Бу геройларның батырлыклары язучыларны да илхамландырган. Бүгенге көн укучысына дәһшәтле сугыш еллары сулышын тоярга мөмкинлек биргән Г. Әпсәләмовның “Газинур”, М. Девятаевның “Побег из ада”, Ш.Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” китапларына күзәтү үткәрелде.